news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Мамадыш районында бала туган өчен түләү керттеләр

Татарстанның Мамадыш районында бала туган өчен түләү керттеләр
Фото: Мамадыш районы матбугат хезмәте

Татарстанның Мамадыш районында балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы кертелә. 2025 елның 1 гыйнварыннан яңа туган һәр сабый өчен 10 мең сум күләмендә түләү каралган. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ул ике тапкыр күбрәк – алар 20шәр мең сум алачак.

Мамадыш районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына яңа муниципаль инициатива хакында сөйләделәр. Тиешле документ коррупциягә каршы экспертизаны уңышлы узган һәм прокуратураның уңай бәяләмәсен алган. Түләү демографик күрсәткечләрне арттыру максатыннан район башлыгы Вадим Никитин тәкъдиме белән кертелә.

«Түләү алуның төп шартларыннан берсе: бала Мамадыш районында яшәүче гаиләдә туарга һәм аны район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге теркәргә тиеш. Акча муниципаль бюджеттан бүленә», - дип ачыклык керттеләр хакимияттә.

Ел башыннан алып районда 12 сабый туу теркәлгән. Ун гаилә – күп балалы, ике гаиләдә бу – җиденче, берсендә бишенче бала. Бер сабый хәрби хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килгән. Бу гаиләләрнең барысы да түләү алачак.

«Әлегә бу түләүне барысы да алмады, чөнки кайбер гаиләләрдә бала түләү әле гамәлдә булмаган вакытта туган. Ә кемнәрнеңдер туарга тора, аларны әле хастаханәдән чыгармадылар», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Татарстанның Мамадыш районы матбугат хезмәте фотолары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100