news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Уку елы башына Татарстанның мәгариф тармагында 1,4 мең укытучы һәм 611 тәрбияче җитмәгән

Уку елы башына Татарстанның мәгариф тармагында 1,4 мең укытучы һәм 611 тәрбияче җитмәгән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Хәзерге вакытта Татарстанның мәгариф системасында 77 меңгә якын педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 32 меңнән артыгы – мәктәп укытучылары һәм 14 мең тәрбияче.

Татарстан Иҗтимагый палатасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максат һәм бурычлары үтәлеше нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек белән фикер алышулар барышында кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде.

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Гүзәл Гатауллина сүзләренчә, узган уку елы белән чагыштырганда кадрларга кытлык проблемасы бераз яхшырса да, квалификацияле белгечләр җитмәү проблемасы әле һаман да зур. Аның сүзләренчә, агымдагы уку елы башына 2,7 мең педагогик хезмәткәргә ихтыяҗ булган, шул исәптән 1,4 мең укытучы һәм 611 тәрбияче җитми. Узган уку елында исә 2 меңнән артык укытучы һәм 800дән артык тәрбияче җитмәгән. Быел вазгыять яхшыруга укытучыларга дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеге хисабына ирешелгән.

«Аеруча башлангыч сыйныф, рус теле, математика, физика, чит теле, информатика укытучыларына ихтыяҗ кискен», – диде Гүзәл Гатауллина.

«Белгечләр әзерләү эше алып барыла. Шәһәр мәктәпләрендә физика, математика, рус теле һәм әдәбияты, химия, биология укытучылары җитми. Өч ел эчендә яшь мөгаллимнәрнең 32 проценты мәгариф системасыннан киткән. Бу - фаҗига. Кадрлар китмәсен өчен, җитди ярдәм чаралары кертелде», – дип белдерде мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

«2024 елда 4,5 меңнән артык татарстанлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен максатлар һәм бурычларга тавыш биргән. 2025 елга барлыгы җиде бурыч һәм максат формалаштырылды», – диде Илсур Һадиуллин.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев министрлык өчен бурычлар билгеләүдә халыкның активлыгы югары булуын билгеләп узды.

«Мәгариф һәм фән министрлыгы бурычларны хәл итүгә җаваплы карый. Гавами максатлар турында җәмәгать тыңлаулары – дәүләт хакимияте органнары иҗтимагый мөһим бурычларны гамәлгә ашыруны җәмәгатьчелек тарафыннан контрольдә тоту формаларының берсе», – диде ул.

Утырышта шулай ук педагогик юнәлештәге махсус урта уку йортларын тәмамлаган белгечләрнең беренче ел эшләгән чорында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында кимендә 75 процентын беркетеп калдыру; барлык гомуми белем бирү оешмаларында укучылар һәм педагогик хезмәткәрләр өчен психологик-педагогик ярдәмнең үтемлелеген тәэмин итү; Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре (ОБЗР), технология кабинетларының җиһазланышын 32 проценттан 40 процентка кадәр арттыру; төрле категория гражданнарны укыту максатларында Татарстанда кимендә 50 белем бирү программасын эшләү; психолог-педагог классларын тәмамлап, педагогик белгечлекләргә укырга кергәннәрнең өлешен 30дан 35 процентка җиткерү; исәптә торган, «риск» төркемендә булган балаларның кимендә 90 процентын өстәмә белем һәм мәшгульлек программалары белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

news_right_1
news_right_2
news_bot