Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сайлауда тавыш бирде
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бердәм тавыш бирү көнендә үзенең сайлау участогында республика Рәисе өчен тавыш бирде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һадиуллин билгеләп үткәнчә, актив гражданлык позициясе республиканың һәм илнең киләчәге өчен мөһим.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре сайлауларда гаиләләре белән катнаша. Шулай ук укытучылар, тәрбиячеләр, көллият һәм югары уку йортлары мөгаллимнәре мәгариф системасын үстерү курсын формалаштыруда катнашуның әһәмиятен ассызыклый.
Шулай ук бүген 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак. Участоклар 7:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз