Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында җиңүчегә 3 млн сум биреләчәк
«Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында җиңгән район быел 3 млн сумлык сертификат ала. Ул акча мәдәни проектларны алга таба үстерүгә юнәлдереләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министрының урынбасары Ләйлә Фазлыева «Татар-информ»да матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Конкурста катнаша торган муниципаль районнар 3 млн сумга сертификат алуга дәгъва итә. Бу акча матди-техник базаны үстерүгә, яңа спектакльләр әзерләүгә юнәлдерелә», - диде ул.
Шулай итеп, җиңүче акчаны үз районында федераль яки төбәк мәдәни проектын гамәлгә ашыруга тота ала.
Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сүзләренчә, быел бер төп приз уйнатыла. Әмма конкурста үзен күрсәткән башка катнашучылар өчен дә зур булмаган махсус бүләкләр каралган.
Республика муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы төбәктә игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гадәтләр елында башлана. 31 марттан 24 ноябрьгә кадәр Казанның 13 төрле мәйданчыгында Татарстан Республикасы муниципаль районнары милли мәдәниятләр һәм традицияләр белән бәйле үз программасын тәкъдим итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз