news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйге-фестивале башланды

«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйге-фестивале башланды
Фото: Ләйлә Хәкимова

22 апрель Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйге-фестивале башланып китте. Муниципаль берәмлекләр арасында узучы бәйгегә узган елны Гран-при яулаган Арча муниципаль районы старт бирде. Алар башкала кунакларына «Нәсел җебем синдә, Арчам!» дип исемләнгән концерт-тамаша тәкъдим иттеләр.

Фестивальне Татарстан Мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев ачты.

«Быел «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйге-фестивале Гаилә елына багышлана. Җиңүче район федераль яки төбәк мәдәни проектларының берсен гамәлгә ашыру урыны булачак. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән бәйгенең приз фонды артты, бәйгедә җиңүче төбәкне 4 миллион сумлык сертификат көтә», - диде Юлия Әдһәмова.

Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында әлеге бәйге-фестивальнең мәдәни мирасны саклауда мөһим булуын билгеләп узды.

«Без икенче ел бу бинада башкала кунакларына халкыбызның милли йолаларын, мәдәни мирасыбызны күрсәтәбез. Тамашачылар районыбызның күренекле шәхесләре, аларның нәсел шәҗәрәләре, үрнәк гаиләләр, казанышларыбыз, оста куллы һөнәрчеләребез, безнең төбәккә хас милли ризыклар белән таныша ала. Әлеге бәйге-фестиваль һәр төбәктә буыннан-буынга тапшылырылып килә торган мәдәни-тарихи мирасны барлау өчен бик әһәмиятле», - диде ул.

Арча муниципаль районы тамашачыларга Гаилә елына багышланган бай эчтәлекле программа күрсәтте.

«Хезмәт, тәрбиянең нигезе-гаиләдә» дип исемләнгән остаханәләрдә һәркем чыбыркы үрә, каз каурыеннан май канаты ясый, корт төя, чалгы таптый алды.



«Шәҗәрә-гаилә тарихы» күргәзмәсендә районның күренекле шәхесләренең гаилә архивы, нәсел шәҗәрәсе тәкъдим ителде. Чыпта сугу, зәркәнчелек, алтын җеп белән чигү, читек чигү, агачны бизәкләп эшкәртү һәм чүлмәкчелек, керамика сәнгате, киез басу, келәм туку, тимер эшкәртү буенча да осталык дәресләре үткәрелде.

Башкала кунаклары Арча ягында бүгенге көнгә кадәр сакланып калган «Кыз алу» йоласында, кияү егетен сынауда катнаштылар.

«Нәсел җебем синдә, Арчам!» дип исемләнгән театральләштерелгән концертта гаилә кыйммәтләренең, туганлык җепләренең мөһимлеге күрсәтелде. Сәхнәдә иҗади гаиләләр, районның сәнгать осталары, иҗат коллективлары чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100