news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның күп районнарында кыр эшләре башланды

Татарстанның күп районнарында кыр эшләре башланды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.

38 муниципаль берәмлек 77 мең га мәйданда уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга кереште. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Азнакай, Чүпрәле, Ютазы, Чирмешән, Алексеевск һәм Зәй районнары 1,2 мең га мәйданда чәчүлекләрне сайлап тырмалый башладылар. Уңышлылык потенциалын саклап калу өчен, тагын 432 мең га уҗым культураларын (барлыгы 472 мең га) һәм 368 мең га күпьеллык үләннәрне (405 мең га) тукландырырга кирәк.

Хуҗалыкларда шул ук вакытта техниканы әзерләү төгәлләнеп килә. Шулай итеп, тракторларның әзерлеге 99 процент тәшкил итә, тагын 64 процентын карап чыгарга кирәк. Чәчү һәм җирне эшкәртә торган машиналары тулы күләмдә ремонтланган. Киләсе атнада хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә комплекслы әзерлеген ахыргача кабул итәчәкләр.

Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100