news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә җанатар картасы өчен шәхесне расларга мөмкин

Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә яңа хезмәт – җанатар картасы өчен шәхесне раслау барлыкка килде. Процедура берничә минут дәвам итә, үзең белән паспорт кирәк, дип хәбәр ителә «Минем документлар» сайтында.

Офиска мөрәҗәгать итәр алдыннан Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы аша җанатар картасын рәсмиләштерүгә гариза бирергә кирәк. Гариза өчен кирәкле паспорт, телефон һәм электрон почта мәгълүматлары, моңа кадәр шәхси кабинетта расланган булса, автоматик рәвештә йөкләнәчәк.

Җанатар картасы өчен фотосурәтне инструкция ярдәмендә мөстәкыйль әзерләргә кирәк. Гариза биргәннән соң, шәхси кабинетка күпфункцияле үзәккә чакыру турында хәбәр киләчәк. Офис белгече шәхесне паспортта һәм РФ дәүләт хезмәтләре порталындагы фотосурәтләр белән чагыштырачак.

«Җанатар картасы» – ярышларга йөрүчеләр өчен цифрлы сервис. Карта номеры 2022/2023 сезон Россия премьер-лигасы матчларына билетлар һәм абонементлар сатып алганда Сочи, Екатеринбург, Түбән Новгород, Самара, Ростов-на-Дону шәһәрләрендә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot