news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның «Красный Крест» оешмасы башлыгы: Путин Россияне алга алып бара

Татарстанның «Красный Крест» оешмасы башлыгы: Путин Россияне алга алып бара
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россия Президенты Владимир Путинны яңа срокка чыгару – коммерцияле булмаган оешмалар өчен позитив һәм мөһим адым, чөнки ул инде күп еллар шушы секторга һәм күп кенә социаль әһәмиятле проектларга ярдәмен күрсәтә. Ул илне алга этәрә, диде «Татар-информ» белән әңгәмә барышында «Российский Красный Крест» иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге башлыгы Зөлфия Сафина.

«Без, гражданнар җәмгыяте вәкилләре, коммерцияле булмаган секторга җитди ярдәмне һәрвакыт тойдык. Мәсәлән, президент грантлары өлкәсендә. Мин җитәкчелек иткән коммерцияле булмаган оешма да республикабызда бердәм грант-оператор санала. Коммерцияле булмаган секторга бирелә торган зур ресурслар – безгә зур ышаныч күрсәткече, шул рәвешле без илебез һәм Президентыбыз белән бүген билгеләнгән бурычларны хәл итә алачакбыз. Бу Илбашының безгә ярдәме дәвамлы булачагы һәм илебезнең тотрыклы үсеше өчен аның бездә мөмкинлекләр күрүе һәм Россияне алга этәрүе турында сөйли», – диде ул.

Иҗтимагый оешма башлыгы Владимир Путинның «Без Бергә» форумына килүен, волонтер хәрәкәте вәкилләре белән арашуын искәртте. Аны фикеренчә, мондый вакыйгалар киләчәктә дә Ватан хакына эшләргә этәргеч бирә.

«РФ Президенты Владимир Путин белән бердәмлек илебездә барысы да яхшы булачагына дәлил», – дип ассызыклый Сафина.

  • Элегрәк «Татар-информ» Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка да тәкъдим ителергә җыенуы турында хәбәр иткән иде. Бу хакта Илбашы Ватан Геройлары көненә багышланган тантанада игълан иткән.
  • Россия Президентын сайлау өч көн дәвам итәчәк – 2024 елның 15 нче мартыннан 17 нче мартына кадәр. Җиңгән очракта бу Путин өчен бишенче Президент җитәкчелеге булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100