news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның көньяк-көнчыгышында геопарк булачак

Татарстанның көньяк-көнчыгышында геопарк булачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән һәм Сарман районнарында геопарк булдырырга ниятлиләр. Республика Рәисенең шул хактагы указы проекты коррупциягә каршы тикшерү уза.

Геопаркка махсус сакланылышлы табигать территорияләрен, республика әһәмиятендәге объектларны, шулай ук фән, мәгариф һәм туристлык өлкәләре өчен мөһим булган табигый, геологик, тарихи, археологик, мәдәни объектларны кертү күздә тотыла.

Указ проекты нигезендә геопарк булдыру туризмны үстерүне, территорияләрнең фәнни-мәгариф мөмкинлекләрен арттыруны, Татарстанның халыкара абруен ныгытуны, шулай ук республиканың геологик, биологик, индустриаль, тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклауны күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot