news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Конституцион судын бетерү турында закон проекты кабул ителде

Бүген Дәүләт Советы утырышында Татарстанның Конституцион судын бетерү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһүдин закон проекты «Аерым федераль конституцион законнарга үзгәрешләр кертү турында» федераль конституцион законы нигезендә эшләнгәнен әйтте.

Федераль законның 5 нче маддәсенең 3 нче часте нигезендә, 2023 елның 1 нче гыйнварына кадәр РФ төбәкләренең конституцион судлары гамәлдән чыгарыла.

Шакир Яһүдин әйтүенчә, федераль конституцион закон РФ субъектлары конституцион судлары судьяларына да РФ төбәкләрендәге конституцион судларның отставкадагы судьяларына каралган гарантияләр сакланышын гарантияли. Дәүләт гарантияләре Татарстан Конституцион суды аппаратының дәүләт хезмәткәрләренә дә каралган.

Конституцион суд юкка чыгарылгач, Дәүләт Советында конституцион совет төзеләчәк, дип хәбәр итте Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Бу хакта карар ел азагында яки киләсе ел башында кабул ителәчәк. Советның суд вәкаләтләре булмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100