Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның китап маркетплейсын булдырырга тәкъдим иттелде
Татарстанда китапларны популярлаштыру максатында маркетплейс кебек цифрлы витрина булдырырга мөмкин. Татарстан китап нәшрияты директоры урынбасары Илдар Хөснетдинов Татарстанда басма продукцияне тарату мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлдә шундый идея белән уртаклашты.
«Республикада Милли китап платформасын булдыру мәсьәләсен күтәрәсем килә. Маркетплейслар кебек онлайн-витрина булдыру идеясе бар. Анда барлык катнашучылар актуаль бәяләрне, тиражларны күрә, китапка заказ рәсмиләштерә алачак», - дип белдерде ул.
Моннан тыш, Хөснетдинов китап кибетләрен даими рәвештә креатив индустрияләр составына кертергә һәм аларга социаль эшкуарлык объекты статусы бирергә чакырды. Хәзер мондый чара вакытлыча.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз