Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның кэндо вәкилләре Үзәк Азия фестивалендә иң яхшылары булды
Ташкентта VII ачык Үзәк Азия кэндо фестивале узды. Турнирда Үзбәкстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Россия, Израиль, Корея Республикасы һәм Япониядән алтмыштан артык спортчы катнашты. Ир-атлар арасындагы шәхси ярышларда икенче ел рәттән «кю-кап» категориясендә Татарстан кендо мәктәбендә шөгыльләнүчесе Артур Салмияров җиңде.
Осталык дәрәҗәсе ияләре арасында «алтын»ны Татарстан спортчысы Анатолий Сигал яулады.
«Фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта бара, һәм бу, һичшиксез, Үзбәкстанның кэндо федерациясе президенты Сергей Кимның казанышы. Ул үз республикасында да, Үзәк Азия төбәгенең башка илләрендә дә спорт юнәлешен уңышлы үстерә. Моннан тыш, Израиль кэндо федерациясе президенты Павел Володарскийның спорт осталыгын үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлешен бәяләп бетереп булмый», – дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Бөтенроссия кэндо федерациясе президенты Владислав Толкишевский.
Үзәк Азия фестивале традицион рәвештә шәхси һәм команда ярышларын үз эченә ала. Хатын-кызлар арасында Мәскәүдән россияле Олеся Зимина чемпион булды, «көмеш» һәм «бронза»ны Израиль һәм Япония вәкилләре бүлеште. Пьедесталда осталык дәрәҗәсе ияләре арасында Россиядән берьюлы ике вәкил булды. Татарстанлы Анатолий Сигалның «алтыныннан» тыш, Мәскәү егете Михаил Волобуев көмеш медаль яулады. Команда ярышларында Израиль җыелма командасы чемпион булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз