news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның кайбер районнарында яңгыр һәм боз явачак

Татарстанның кайбер районнарында яңгыр һәм боз явачак
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

28 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Тәүлек дәвамында бераз яңгыр ява, көндез урыны белән яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал.

Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 6-11 метр булачак. Яшен вакытында секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Һаваның максималь температурасы +18...+23 градуска кадәр җитәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot