Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның кайбер районнарында көндез яшенле яңгыр явачак
Бүген көндез Татарстанның кайбер районнарында яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәт хәбәр итә.
Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, башка вакытта – 5-10, урыны белән 13 метрга кадәр тәшкил итәчәк. Көндез һава температурасы +32 градуска кадәр күтәреләчәк.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы яңа атна башлану белән республикада һава шартларының бозылуы хакында хәбәр иткән иде. Әмма, явым-төшемнәр фаразлануга да карамастан, төбәктә эссе һава торышы сакланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз