news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның кайбер районнарында буран көтелә

Якшәмбе, 3 ноябрьдә, Татарстанда көчле җил, кар, юлларда урыны белән бозлавык көтелә һәм -3 градуска кадәр суыта.

ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, җил секундына 9-14 метр тизлек белән көнбатыштан исә, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәя. Һава температурасы көндез максимум +1 градуска кадәр күтәрелә, шулай ук -3 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы буран булу ихтимал.

Моңарчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика автомобиль йөртүчеләрен кышкы резинага күчәргә чакырды. Ул кышкы шиналарга күчәргә «вакыт җитте», дип билгеләп үтте һәм шипланган покрышка төшерелгән шаян фото күрсәтте.

Шулай ук Миңнеханов Татарстан соңгы сигез елда 700 берәмлек юл-коммуналь техникасы сатып алган, дип белдерде. Көзге-кышкы чор җитү белән аның техник әзерлеген тәэмин итү генә түгел, персонал белән комплектлау да мөһим, дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot