news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның иҗтимагый Wi-Fi нокталары картасы: мобиль элемтәне сүндергәндә нишләргә?

Татарстанда иҗтимагый Wi-Fi нокталары челтәрен киңәйтергә планлаштыралар.

Татарстанның иҗтимагый Wi-Fi нокталары картасы: мобиль элемтәне сүндергәндә нишләргә?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда соңгы айларда Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме куркынычы сәбәпле мобиль интернетны сүндерү очраклары ешайды. Мондый чакта иҗтимагый Wi-Fi нокталары челтәренә тоташырга мөмкин. Цифрлар министрлыгы республикада 1,8 меңгә якын нокта исәпләгән. Чынлыкта алар эшлиме – «Татар-информ» репортажында.

Ни өчен мобиль интернетның куәте кими?

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикада иҗтимагый Wi-Fi нокталары санын арттыру бурычын куйды. Бу Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме куркынычы вакытында мобиль интернетны сүндергәндә Татарстанда яшәүчеләр элемтәсез калмасын өчен кирәк.

«Кызганыч, республика шәһәрләре һәм районнарының гражданлык, сәнәгать объектларына карата террорчылык һөҗүмнәре дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итү куркынычы режимы кертелә. Саклык чаралары кысаларында мобиль интернет челтәренең куәте киметелә», - диде Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Ул әлеге чара мобиль интернетка бәйле сервисларның эшендә проблемалар китереп чыгара, дип билгеләп үтте.

Тотрыклы элемтәне тәэмин итү өчен ул иҗтимагый Wi-Fi челтәрләрен үстерергә кушты.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда 1,8 мең иҗтимагый Wi-Fi ноктасы бар, шул исәптән 841 нокта – Казанда.

«Бу кешеләргә теләсә кайсы вакытта интернеттан файдаланырга мөмкинлек бирә торган челтәр, - дип ышандырды министр.

«Бу нокталар җитми, аларның санын арттыру мәсьәләсен (беренче чиратта муниципаль районнарда һәм зур шәһәрләрдә) хәл итәчәкбез», – диде шул ук вакытта министр.

Миңнеханов гамәлдәге челтәрнең эшен бәяләргә һәм аларның тиешенчә эшләвен тәэмин итәргә, кирәк булган урыннарда куәтне арттырырга, ә нокталар җитмәгән урыннарда яңа нокталар булдырырга кушты.

Айрат Хәйруллин: «Безнең өчен иң стандарт булмаган ситуацияләрдә дә төбәк халкы элемтәдә калуы һәм һәрвакыт кирәкле онлайн-сервислардан файдалана алуы мөһим»

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Министрлык иҗтимагый Wi-Fi нокталары картасын тәкъдим итте

Министрлык республикадагы иҗтимагый Wi-Fi нокталары картасын урнаштырды.

«Кеше нинди генә хәлдә булмасын – өйдәме, урамдамы, элемтәдә вакытлыча өзеклекләр булган шартлардамы, – һәрвакыт интернет кирәк. Безнең өчен иң стандарт булмаган ситуацияләрдә дә төбәк халкы элемтәдә калуы һәм һәрвакыт кирәкле онлайн-сервислардан файдалана алуы мөһим», – дип ассызыклады ТР Цифрлар министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин.

Картада күрсәтелгән җәмәгать урыннарында такси чакыртырга, якыннарыңа смс-хәбәр язып җибәрергә яки цифрлы сервислардан өзеклекләрсез һәм чикләүләрсез файдаланырга мөмкин, диелә Татарстан Цифрлар министрлыгы хәбәрендә. «Министрлык цифрлы хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген киңәйтүне һәм һәр кулланучы өчен уңайлы шартлар тудыру турында кайгыртуны дәвам итәчәк», - диелә пресс-релизда.

Wi-Fi нокталарының барысы да эшләми

Интерактив картага карасаң, иҗтимагый нокталар челтәре республиканың барлык торак пунктларын диярлек колачлый. Әмма якынайтып караганда нокталарның күбесе гади үтеп баручыларга тоташу өчен бик үк уңайлы булмавы күренә.

Нокталар күбесе кибетләрдә яки җәмәгать туклануы урыннарында урнашкан. Ягъни, интернетка тоташу өчен оешманың ачык булуы кирәк (алар оешма ачык чакта гына эшли). Ә пароль оешмага килүчеләргә генә бирелә.

Моннан тыш, «Татар-информ» хәбәрчесе ачыклаганча, картадагы нокталарның бер өлеше эшләми яки аларга челтәрне озак эзләгәннән соң гына тоташып була.

Мәсәлән, хәбәрче «Тандем» сәүдә-күңел ачу комплексындагы Wi-Fi ноктасына тоташа алмаган, чөнки челтәр тоташырга мөмкин булган нокталар исемлегендә табылмаган.

Интернет өзелгән чакта иҗтимагый нокталар картасын ачу үзе бер проблема, чөнки моның өчен дә интернет кирәк.

Җәмәгать транспортына килгәндә, хәбәрче метрода да, җир өсте транспортында да интернет таба алмаган. Әмма, күзәтүләр нигезендә, шәһәрдә мобиль интернетны сүндергән чакта күпчелек метро станцияләрендә мобиль челтәр гадәттәгедән акрынрак булса да тота.

Без ТР Цифрлар министрлыгына Wi-Fi челтәрен үстерү турында сораулар белән ике тапкыр мөрәҗәгать юлладык, әмма мәкалә чыккан вакытка җавап ала алмадык.

Казанда иҗтимагый челтәрдән башка да Wi-Fi ноктасын табу проблема түгел, бигрәк тә шәһәрнең үзәк өлешендә

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Казанда Wi-Fi ноктасын табу проблема түгел

Шулай да картада күрсәтелгән нокталарның күбесе эшли. Аларга тоташу өчен авторизация узарга кирәк. Моның өчен телефон номерын күрсәтү сорала. Бу махсус код килү өчен кирәк.

Мәсәлән, Фестиваль бульварында, «Казан» гаилә үзәге янында, Меңьеллык паркында һәм ГУМ сәүдә үзәгендә интернетка тоташырга мөмкин. Шулай ук Харовое күленнән ерак түгел һәм Чистай урамындагы Күпфункцияле үзәк бинасында челтәр табып була.

Сүз уңаеннан, Казанда иҗтимагый челтәрдән башка да Wi-Fi ноктасын табу проблема түгел, бигрәк тә шәһәрнең үзәк өлешендә. Күп кенә оешмаларда бушлай Wi-Fi бар. Wi-Fi челтәренә тоташу мөмкинлеге чикләнгән урыннарда исә персоналга проблеманы аңлатырга һәм пароль сорарга була, кагыйдә буларак, хезмәткәрләр ярдәмгә килә.

Александр Хевронин, tatar-inform.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot