news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның җирле бюджетлары керемнәре ике ай эчендә 27 миллиард сумнан артып киткән

2025 елның беренче ике аенда Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округларының берләштерелгән бюджетлары 27,9 миллиард сумга тулыланган, бу еллык планның 16,7 процентын тәшкил итә. Керем динамикасы уңай булып кала. ТР Финанс министрлыгының матбугат хезмәте, гыйнвар-февральдә җирле бюджетларның үтәлешенә һәм март аена фаразларга багышлап муниципалитетларның финанс органнары вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы финанс министры Марат Фәйзрахманов сүзләренә сылтама белән, шул хакта хәбәр итә.

Киңәшмә Татарстан Финанс министрлыгында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары вәкилләре катнашында видеоконференция форматында узды.

Аның эшендә «Татэнергосбыт» ААҖ һәм «Газпром Межрегионгаз Казан» ЯАҖ вәкилләре катнашты.

Марат Фәйзрахманов киңәшмәдә искәртеп үткәнчә, республикада алдагы ел белән чагыштырганда салым һәм салым булмаган керемнәр үсеше тенденциясе саклана. 2025 елның гыйнвар-февралендә җирле бюджетларның керемнәре узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 104,7 процентка җиткән.

2025 елның беренче ике аенда кергән акчалар, ел башында калганнары белән бергә, барлык финанс йөкләмәләрен үз вакытында үтәргә мөмкинлек биргән. Чыгымнарның социаль әһәмияткә ия маддәләре, шулай ук беренче чираттагы бюджет йөкләмәләре тулы күләмдә финансланган.

Татарстан Республикасы финанс министры билгеләп үткәнчә, ел дәвамында керемнәрдә үзгәреш булуы ихтимал. Шуңа бәйле рәвештә, аның сүзләренчә, бюджетлар баланслы булсын өчен салым кертемнәрен мөмкин кадәр нәтиҗәле мобилизацияләү, бер үк вакытта бюджет акчаларын рациональ һәм саклап тотуны тәэмин итү зарур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100