news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның йогышлы авырулар хастаханәсенә агулану билгеләре булган 12 баланы китерделәр

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә агулану билгеләре булган 12 баланы китерделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«12.30 сәгатькә профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә агулану билгеләре булган 12 пациентны алып килделәр», – дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Билгеләп үтелгәнчә, балаларның хәле канәгатьләнерлек. Зыян күрүчеләр белгечләрнең даими күзәтүендә.

«Татар-информ» агентлыгына билгеле булганча, мәктәп укучыларын «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексыннан китергәннәр. Хәзерге вакытта белгечләр агулануның сәбәбен ачыклый.

Татарстанда мәктәп укучылары агулану факты буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шулай дип белдерде.

Тикшерүчеләрнең мәгълүматларыннан күренгәнчә, әлеге хәл 16 гыйнварда булган. Төрле симптомнар күзәтелгән 16-17 яшьлек берничә укучыны хастаханәгә озатканнар. «Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot