Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстанның иң яхшы яшь галиме» конкурсында яңа номинация – Гран-при булдырылды
«Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме» конкурсы кысаларында махсус номинация – Гран-при булдырылды. Министрлар Кабинетының тиешле карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Ел саен яңа номинациядә өч лауреат билгеләнәчәк. I дәрәҗә Гран-при иясе өчен 500 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү каралган, II дәрәҗә Гран-при – 350 мең сум, III дәрәҗә Гран-при – 250 мең сум күләмендә.
Премия алуга дәгъва кылучыларның «Татарстан Республикасында фәнне үстерүдә шәхси өлешләре һәм фәнни казанышлары», шулай ук фәнни оешмаларда, югары уку йортларында яисә һөнәри белем бирү оешмаларында кимендә биш ел эш стажы булырга тиеш.
Фәннәр кандидаты дәрәҗәсе ияләре өчен яшь бусагасы – 35 яшь, фәннәр докторы дәрәҗәсе – 40 яшь. Моннан тыш, дәгъва итүчеләрнең салымнар буенча бурычлары булмавы шарт һәм алар банкротлык процедурасын узарга тиеш түгел.
Моннан тыш, аларның чит ил агенты статусы булырга тиеш түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз