Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның иң яхшы автоинспекторларын бүләкләделәр
Бүген ТР буенча эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов Дәүләт автоинспекциясе хезмәте оешуга 89 ел тулуга багышланган тантаналы киңәшмәдә катнашты. Ведомство башлыгы республиканың иң яхшы автоинспекторларын бүләкләде.
Бәйрәм чарасында шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов, «Юл хәрәкәте иминлеге өлкәсе ветераннары Татарстан республика берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Валерий Савкин, бүлекчәнең җитәкчеләре һәм шәхси составы катнашты.
Фото: © ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте
Дамир Сатретдинов хезмәткәрләрне котлады һәм аларның эшенең авыр, куркыныч һәм җаваплы хезмәт булуын билгеләп үтте. Ведомство башлыгы ассызыклаганча, дәүләт автоинспекторларының профессиональлеге һәм хезмәткә тугрылыгы нәтиҗәсендә бүлекчәнең төп бурычы – юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомерен һәм иминлеген саклау бурычы үтәлә.
Тантана Дәүләт автоинспекциясенең атказанган хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ведомство һәм республика бүләкләре тапшыру белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз