news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның иң медианәтиҗәле түрәсе билгеле булды

Казан мэры Илсур Метшин Татарстан җитәкчеләренең медианәтиҗәлелеге рейтингында кабат беренче урынга чыкты. Бу хакта «Промрейтинг» агентлыгы хәбәр итә.

Казан мэрының югары позицияләре өчен төп фактор - төзекләндерү, капиталь ремонт, туризм. Медианың даими игътибарында шулай ук шәһәрдә экологик акцияләр дә булган, аларның күбесе Метшинның шәхси катнашында узган. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларында метроның икенче линиясен һәм Вознесенский трактын төзү, шәһәрнең Яңа Савин районында коллекторларны ремонтлау башлануы даими яктыртыла.

Аерым алганда, мәгълүмат чаралары Метшинның Бауман урамыннан аниматорларны куып чыгаруын, Җәмигъ мәчетенә нигез салуны, «Кырлай» паркын күчерүне һәм башка бик күп нәрсәләрне яктырткан.

Икенче урында - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин. Массакүләм мәгълүмат чаралары Казанда Алафузов театрында янгынны сүндерү турында яздылар. Анда Хәбибуллин шәхсән үзе килгән, республикада күперләрне су басу, батып калганнарны эзләү һәм башка темаларны яктыртканнар.

Рейтингның өченче урынында - Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков. Аның позициясенә Социаль иминият фондының Татарстан буенча элеккеге башлыгы Павел Лохановка хөкем карары, ведомствоның хезмәт хакы буенча бурычларны түләтүе, үтерү, урлау, талау һәм башка криминал буенча хөкем карарлары һәм башкалар йогынты ясаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100