Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның иң кечкенә мәйданлы районнары аталды
Мәйданы буенча Татарстанның иң кечкенә районы булып Әтнә районы тора, аның мәйданы нибары 681 кв.км тәшкил итә. Мондый мәгълүматлар ТР районнары һәм шәһәр округлары буенча җыелма мәгълүматлардан күренә, алар республика Икътисад министрлыгы сайтында чыккан.
Районнарның республика рейтингында мәйданы буенча икенче урында – Менделеевск (744 кв.км), өченче урында – Ютазы (760 кв. км) районнары.
Иң кечкенә мәйданлы районнар бишлегенә шулай ук Теләче (844 кв.км) һәм Кайбыч (995 кв. км) районнары керде.
Әлеге рейтингта 6-10 урыннарда Чүпрәле (1 029 кв.км), Апас (1 047 кв. км), Балтач (1 094 кв. км), Саба (1 097 кв. км) һәм Кама Тамагы (1 198 кв. км) районнары урнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз