news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның Икътисад министрлыгы киләсе елда реаль хезмәт хакының артуын фаразлады

Киләсе елда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү өчен өстәмә финанслар каралган.

Татарстанның Икътисад министрлыгы киләсе 2023 елда реаль хезмәт хакы агымдагы ел белән чагыштырганда 2 процентка арта, дип фаразлады. Бу хакта ТР Дәүләт Советында узган утырышта республика икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин сөйләде.

Ул муниципаль берәмлекләргә тармак буенча хезмәт хакы урта күрсәткечтән түбәнрәк булган оешмаларга аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтте. Ул яңа эш урыннарын булдыруның кирәклеген ассызыклады.

«Яңа эш урыннарын булдыруда мөһим роль кече һәм урта эшмәкәрлеккә бирелә. Киләсе елда бу тармакларда эшләүчеләр саны 804 мең кешегә җитәргә тиеш», – ди минстр урынбасары. 

Аның әйтүенчә, планны үтәүдә үзмәшгуль булып теркәлүчеләр дә зур роль уйный. Министр урынбасары районнарда үзмәшгульләр өчен үткәрелә торган ярминкәләрне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады. Ул җитештерелә торган товарга ихтыяҗны арттыруда республика маркетинг үзәкләренең ярдәм итүен билгеләп үтте. «Агымдагы елның тугыз ае нәтиҗәсе буенча, бу ресурс ярдәмендә 3,5 мең кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты 130 миллиард сумнан артык керем алды», – диде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100