news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ике хоккей командасы арасындагы уенда Казанның «Ак Барс»ы отты

Татарстанның ике хоккей командасы арасындагы уенда Казанның «Ак Барс»ы отты

Бүгенге "Ак Барс" - "Нефтехимик" плей-офф матчы 4:1 исәбенә тәмамланды. Командалар плей-офф этабының икенче уенын үткәрде. Хәзергә ике команда исәбендә дә - берешәр җиңү. Матч Казанда "Татнефть Арена" боз сараенда узды. 

  • "Нефтехимик" белән "Ак Барс" дүрт җиңүгә кадәр үзара көч сынаша. Дүрт тапкыр җиңелгән команда Гагарин Кубогы өчен ярыштан төшеп кала.

Беренче период. Ундүрт секунд үтүгә, "Ак Барс" һөҗүмчесе Дмитрий Воронков исәпне ачты (1:0). Җиденче минутта, "Ак Барс" күпчелеге вакытында, Дмитрий Воронков тагын бер алканы кертте (2:0). Әлеге голдан соң "Нефтехимик" капкачысын алмаштырды: Андрей Тихомиров урынына бозга Александр Судницын чыкты.

Икенче периодның унсигез секунды үтүгә, "Нефтехимик" капитаны Кирилл Воробьев гол кертте (2:1). Унбишенче минутта алканы "Ак Барс" капитаны Александр Радулов кертте (3:1). Икенче период уртасында "Ак Барс" капкасы янында төрткәләшү башланды, хоккейчылар озаклап күмәкләшеп сугышты, моңа капкачылардан кала боздагы бөтен хоккейчы кушылды.

Өченче период. Сигезенче минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Станислав Галиев гол кертте (4:1).

Командалар составы:

"Ак Барс"

  • Билалов (Мифтахов);
  • Воронков – Сафонов – Радулов, Юдин – Войнов;
  • Кагарлицкий – Шипачёв – Терехов, Хафизуллин – Хенкель;
  • Галиев – Семёнов – Панюков, Лучевников – Лямкин;
  • Лукоянов – Галимов – Дыняк (Быков) Евсеев.

"Нефтехимик"

  • Тихомиров (Судницин);
  • Порядин – Митякин – Камара, Хохлов – Воробьёв;
  • Шәфигуллин – Галимов – Лещенко, Гончаров – Березин;
  • Белозёров – Чивилёв – Кизимов, Кашников – Леонтьев;
  • Бикмуллин – Попов – Назаров (Якупов), Петрищев.

Киләсе уен Түбән Каманың "Нефтехим Арена" боз сараенда булачак. «Нефтехимик» — «Ак Барс» матчы 5 март 17:00 сәгатьтә башлана.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100