news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның ике университеты Россия югары уку йортлары Премьер-лигасына керде

Илкүләм рейтинг нигезендә, Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт медицина университеты Россия югары уку йортлары Премьер-лигасына керде. Югары белемне бәйсез бәяләү агрегаторы рейтингы биш ел рәттән бастырып чыгара.

Рейтингның игътибар үзәгенә барлыгы 686 югары уку йорты эләккән, аларны 10 лигага бүлгәннәр. Әйтик, Премьер-лигага барлыгы 36 югары белем бирү оешмасы, шул исәптән 21 фәнни-тикшеренү университеты, 7 федераль һәм 3 терәк университеты кергән. Казан федераль университеты да, Казан дәүләт медицина университеты да 12 предмет рейтингының сигезе буенча максималь позицияләр биләгән.

Исемлектә Татарстанның тагын 18 югары уку йортын күрергә мөмкин. Әйтик, беренче лигага (топ-100) – Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КНИТУ-КХТИ), икенче лигага (топ-200) Казан дәүләт энергетика университеты, Казан дәүләт мәдәният институты һәм Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе кергән.

Илкүләм рейтинг 12 популяр һәм абруйлы рейтингны бергә туплый, бу исәпкә Россиянең әйдәп баручы агентлыклары («Интерфакс», RAEX, Forbes, HeadHunter) рейтинглары, Хирша индексы, һөнәри-иҗтимагый аккредитация, югары уку йортларының нәтиҗәлелек мониторингы (һ.б.) буенча рейтинглар керә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100