Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның ике театры Мәскәүгә гастрольләр белән барырга җыена
Мартта Мәскәүдә Татарстанның К.Тинчурин исемендәге Татар драма һәм комедия театры белән Г.Тукай исемендәге Әтнә драма театрының гастрольләре уза. Алар дүрт спектакль куячак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
16 мартта Тинчурин театры артистлары Илгиз Зәйниев пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Мәдинә», ә 17 мартта Салават Юзиев пьесасы буенча «Кияү урлау» спектакльләрен тәкъдим итәчәк.
Әтнә театры артистлары 20 мартта Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт», 21 мартта Аяз Гыйлаҗев пьесасы буенча «Кар астында кайнар чишмә» спектакльләрен куярга җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз