news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның ике шәһәрендә күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре бетә

Татарстанда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча иң зур дефицит Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә күзәтелә. Тагын алты шәһәрдә аларның аз проценты шик уята.

«Дефицитның 71 проценты Казанга һәм Чаллыга туры килә. Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Яшел Үзән, Баулы һәм Бөгелмәдә процент түбән булу куркынычы тудыра», - диде республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев ведомство коллегиясе утырышында.

Галиев сүзләренчә, республикада 25 866 күп балалы гаилә җир белән тәэмин ителмәгән. Мисал өчен, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Яшел Үзән, Кукмара, Баулы, Лаеш, Биектау, Арча һәм Түбән Кама районнарында җир кишәрлекләре бирү күрсәткече 80 процентка да тулмаган. Балтач, Тукай, Зәй һәм Алексеевск районнарында план 80 - 90 процентка үтәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot