news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның ике шәһәренә ретро-поезд киләчәк

Татарстанның ике шәһәренә ретро-поезд киләчәк
Фото: © «Татар-информ»

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөгелмә һәм Әлмәткә Җиңү паровозы киләчәк.

Расписание буенча Бөгелмәгә состав 30 апрельдә килә һәм анда 15:00-17:30 сәгатьләрдә була, ә Әлмәткә ул 1 майга кадәр барып җитә, анда 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр карарга мөмкин булачак.

Куйбышев тимер юлының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, вагоннарда уникаль экспонатлар урнаштырылачак. Анда автомобиль-амфибия була. Бу машина реаль хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм нибары берничә экземплярда гына сакланып калган. Традиция буенча ретросоставны гамәлдәге «Лебедянка» паровозы алып барачак, ул 1945 елның Җиңү мае стилистикасында бизәлгән. Эшелон составында «Үлемсез полк» пассажир вагоннары йөриячәк. Моннан тыш, паровоз бригадасын Бөек Ватан сугышы чоры формасына киендерәчәкләр.

Шулай ук кунаклар паровоз кабинасына күтәрелә, кыр кухнясыннан авыз итә ала, Георгий лентасын ала, раритет ату коралы һәм балалар өчен лазертаг күргәзмәләрен карый алачак. Экскурсия вакытында кешеләр барысының да яраткан вокаль һәм бию композицияләрен ишетәчәк.

Ретропоезд 2025 елның 28 апреленнән 5 маена кадәр йөри. Бу вакыт эчендә состав магистральнең 8 зур станциясендә булачак: Уфа, Стәрлетамак, Бөгелмә, Әлмәт, Ульяновск-Үзәк, Рузаевка, Пенза-1 һәм Самара. Гомумән алганда, паровоз, дистәләгән кечкенә станция һәм авылларны узып, 3 мең км чамасы юл үтәчәк.

Искәртик, быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot