news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның ике район судының элеккеге башлыгына арестны озайттылар

Бүген Татарстан Югары судында Питрәч һәм Менделеевск район судларының элеккеге рәисе Ирек Нәбиевны сак астында калдыру вакытын озайттылар. Суд арестны 5 сентябрьгә кадәр озайту турында карар кабул итте.

Исегезгә төшерик, Нәбиев аеруча зур күләмдә мошенниклык кылуда, берничә тапкыр ришвәт алуда, кеше урлауда һәм вазифаи затны вәкаләтләрен арттырырга үгетләүдә гаепләнә.

Тикшерү версиясе нигезендә, ул таныш бизнесменга ярдәм иткән өчен ришвәт алган. Моннан тыш, ул җинаятьчел төркем оештырган һәм аны җитәкләгән. Әлеге төркем башка бер бизнесменны урлаган һәм аның фирмасын башка кешеләр исеменә яздырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot