Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның ике дәүләт театры Владимир шәһәрендә театр фестивалендә югары бәяләнгән
Татарстанның ике театры Владимир шәһәрендә узган «Театр. Территория единения» моноспектакльләр һәм камера театрлары фестивалендә катнашып, театр белгечләре тарафыннан югары бәяләнде.
Кичә фестиваль ябылу тантанасы алдыннан Буа театры «Дәрвиш» моноспектаклен күрсәтте. 17 августта Казан ТЮЗы «Счастливая Шарлотта» моноспектаклен күрсәткән иде.
«Счастливая Шарлотта» моноспектаклен театрның баш режиссеры Радион Букаев Ирина Васьковская пьесасы буенча куйган. Спектакль Татарстанның атказанган артисты Елена Калаганова өчен куелган. Фестивальдә катнашкан театр тәнкыйтьчеләре Елена Калаганованы көчле энергетикалы һәм импровизация көче булган актриса дип бәяләгән.

Театр белгечләре Буа театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриевның «Дәрвиш» моноспектаклен фестивальнең иң яхшы спектакле дип билгеләгәннәр.

«Театр. Территория единения» моноспектакльләр һәм камера театрлары фестивалендә Белоруссия, Азәрбәйҗан, Казахстаннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 29 театр катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз