Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның ике чаңгычысы Дөнья кубогында катнашачак
Бүген Россия чаңгычылары Дарья Непряева һәм Савелий Коростелевның Дөнья кубогында беренче этаптан башлап чыгыш ясаячагы билгеле булды. Бу хакта Россия җыелма командасының өлкән тренеры Егор Сорин хәбәр итте.
«Савелий белән Дарья группа белән бергә шөгыльләнә, Россия чемпионатында катнашачак. Аларның нейтраль статусы беркая да китмәде, һәм алар Дөнья кубогына беренче этаптан барачак. Хәзер менә Италиядә FIS узышында катнаштык. Алар өчен азмы-күпме барысы да аңлашыла. Ноябрьдән аларның әзерлеге Дөнья Кубогының беренче этабында катнашу өчен көйләнәчәк. Ә ноябрьгә кадәр команданың гомуми планы буенча шөгыльләнәчәкләр. Ноябрьдә төркемнең күп өлеше шулай ук дөнья Кубогының беренче этабына әзерләнер дип ышанам», - диде Сорин РИА Новости.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз