news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның ике авылында 19 йорт янын су баскан

Татарстанның ике торак пунктында 19 йорт янын су баскан: 5 участок Питрәч районының Кибәч авылындагы Кооператив урамында, тагын 14 участок Биектау районының Чубар авылында. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе шундый мәгълүматлар җиткерде. 

Кибәче авылында Кибә елгасында су дәрәҗәсенең артуы аркасында су баскан. Урынга Питрәч янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме килгән.

Чубар авылында участокларны Казансу биеклеге кар суларыннан арту сәбәпле су баскан. Монда шулай ук урынга җирле янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең оператив төркеме дә юл тотты. Җирлектә тәүлегенә өч тапкыр суның арту дәрәҗәсенә мониторинг уздырылып торачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot