news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның «игелек җыелмасы» #МЫВМЕСТЕ премиясенә 500гә якын инициатива тәкъдим итте

#МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенең заявка кампаниясе тәмамланды. Татарстаннан аңа 494 гариза килгән. Моннан тыш, республика бөтен ил күләмендә гаризалар саны буенча беренче бишлеккә керде.

«Премиягә ел саен 5 декабрьдә, Халыкара волонтерлар көнендә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында йомгак ясала. Узган ел безгә бу сәхнәгә чыгу һәм илебезнең 89 төбәге арасында өченче урынны алу мөмкинлеген бүләк итте. Бу - зур дәрәҗә һәм җаваплылык», - дип белдерде «Татарстан Республикасы волонтерлык мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбарәкшин.

Халыкара премия 2020 елдан бирле үткәрелә, Россиядә һәм дөньяда кешеләргә ярдәм итү, аларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән иң яхшы социаль проектларны ачыклый. Ул иң яхшы волонтерларны, остазларны һәм волонтерлыкны үстерү буенча иң нәтиҗәле программаларны хуплый.

Заявка кампаниясе 12 апрельдә «Россия» үзәгендә «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын тәкъдим итү кысаларында башланды. Дөньяның 117 иленнән 11 меңнән артык гариза килгән инде.

Татарстаннан килгән гаризалар арасында үзәктән ерактагы авылларда яшәүче күп балалы, аз керемле, тәрбиягә алган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы медик-психологик-педагогик ярдәм күрсәтү, өлкәннәр өчен цифрлы иминлек, инклюзив гаилә үзәге булдыру, шулай ук хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүгә бәйле проектлар бар.

2024 елда #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясенә Татарстаннан 264 гариза килгән. Төбәк этабы нәтиҗәләре буенча республикада 37 җиңүче билгеләнде. Моннан тыш, Татарстан «Территорияләр» трегында «Россия Федерациясе субъекты» номинациясендә премиянең финалына чыкты.

Премиянең җиңүчеләре милли һәм халыкара танылу, үз проектларын киңәйтү мөмкинлекләре, экспертлар һәм остазлар ярдәме, зур халыкара вакыйгаларда катнашу, сәяхәтләр һәм медиаярдәм ала, дип билгеләп үтә аны оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot