news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның җиде шәһәренә БПЛА һөҗүме куркынычы яный

Дошманның пилотсыз очкычлары Татарстанның җиде шәһәренә һөҗүм итү куркынычы игълан ителде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасы хәбәр итте.

«БПЛА һөҗүме куркынычы Лениногорск, Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Чаллы шәһәрләренә яный. Әлеге режим 04.30 сәгатьтән гамәлдә. Куркынычсызлык чараларын күрегез. Мөмкинлек булганда якындагы бинага (подвал, җир асты кичүе, метро, парковка яки махсус җиһазландырылган яшеренү урыны) барыгыз», - диелә хәбәрдә.

3.00 сәгатьтән Татарстанда пилотсыз очкыч куркынычы режимы гамәлдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot