news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның җиде мәктәбен капиталь ремонтлауга 300 миллион сумнан артык акча тотылачак

Татарстанның алты районындагы җиде мәктәпне капиталь ремонтлауга республика бюджетыннан 318 млн сум акча тотылачак. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Теләче районында Кече Кибәхуҗа, Югары Ослан районында Шеланга, Чирмешән районында Чирмешән һәм Саба районында Икшурма кадет мәктәп-интернаты ремонтланачак.

Шулай ук Чүпрәле районының Иске Ишле һәм Марс авылларындагы, шулай ук Биектау районының Мүлмә мәктәпләрендә дә капиталь ремонт эшләре көтелә.

Подрядчыларны быелның 7 апрелендә билгеләү күздә тотыла. Шул ук вакытта барлык эшләр 2023 елның декабрь башыннан да соңга калмыйча тәмамланырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100