news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның җиде банкы Үзәк банк белән цифрлы рубль кертү турында килешү төзеде

Татарстанның җиде төбәк банкы Россия Банкы белән цифрлы рубль кертү турында килешү төзеде. Банклар проектта катнашу өчен үз системаларын көйли. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында Россия Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе Марат Шәрифуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республика банкларының берсе илдә беренчеләрдән булып цифрлы рубль кертеп карау проектында катнашкан һәм бүгенге көндә үз клиентларына мондый операцияләр үткәрү мөмкинлеген тәэмин итә. Калган төбәк банклары клиентларга цифрлы рубль белән операцияләр ясау мөмкинлеген 2027-2028 елларда тәэмин итәргә тиеш булачак.

Исегезгә төшерик, Марат Шәрифуллин ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында шулай ук цифрлы рубльнең электрон счеттагы акчалардан нинди аерылуы турында сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot