Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыены делегатлары Теләче районына килде
Бүген XIX «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының икенче көне дәвам итә. Форумда катнашучы делегатлар – Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән татар эшмәкәрләре – Татарстан Республикасының Теләче муниципаль районына килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Теләче җирлегендәге «Батыр» спорт комплексында кунакларны татар халкының милли җыр-моңнары һәм милли сый-нигъмәт – тәмле чәкчәкләр белән каршы алдылар.
Биредә кунакларны Теләче районы башлыгы Айрат Фәтхуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.
Район башлыгы Айрат Фәтхуллин үз чыгышында кунакларга һәм оештыручыларга тирән рәхмәтен белдерде.
«Кунакчыл Теләче районында сезне каршы алуыбызга бик шатбыз. Төбәгебезгә шундый зур дәрәҗәле кунакларны алып килгәнегез, бу җаваплы һәм матур форумны Теләче җирендә оештырганыгыз өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка, Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакировка һәм бөтен командага рәхмәт әйтәм.
Без бик матур республикада яшибез. Татар милләте бөтен дөньяга чәчелгән, һәм ерак араларны якын итеп килгән чит илләрдәге, башка төбәкләрдәге милләттәшләребезгә зур рәхмәт. 28 ноябрьдә Теләче районына 35 яшь тула. Шушы юбилей алдыннан сезнең монда килүегез – безнең өчен искиткеч зур бүләк», — диде район башлыгы.
Әлеге сәфәр делегатларга районның икътисади һәм җитештерү потенциалы белән якыннан танышырга, яңа эшлекле элемтәләр урнаштырырга һәм уртак проектлар буенча сөйләшүләр үткәрергә ярдәм итәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз