Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында: Вакыт тәгәрмәче шулкадәр тиз әйләнә
Казанда XVIII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы кысаларында төп стратегик мәйданчык — «Мөмкинлекләр икътисады: Татар бизнес-карашы 2026» дип исемләнгән зур бизнес-очрашу уздырылды. Делегатларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде. Җитәкче киләсе елда икътисадның яңа шартларга күчүе, базардагы үзгәрешләр һәм аларга яраклашу өчен эшмәкәрләрнең бердәм эшләве әһәмиятенә дә басым ясады.
Чара барышында конгрессның Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе, «Ихлас» мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин да фикерләре белән уртаклашты.
«Башкортстан делегациясе һәр ел саен катнаша. Һәм әйтергә кирәк, гадәттә, иң зур делегация була. Быел 28 кеше килдек. Алар сәнәгатьнең, икътисадның төрле тармакларында: юриспруденция, медицина, технологияләр, төзелеш тармакларында эшләүчеләр, үз эшләрен булдыручылар. Һәр ел делегатлар составы яңартыла, аларның исемлеген без конгрессның эшчәнлеге белән таныштыру өчен дә үзгәртеп торабыз. Халкыбыз бик тырыш, элек-электән милли һәм дини хәрәкәтләр эшмәкәрлек белән янәшә барган. Заман һәм вакыт тәгәрмәче шулкадәр тиз әйләнә», – дип белдерде ул «Татар-информ»га.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Әңгәмәдәш, икътисад белән сәнәгать өлкәләренә дә ясалма фәһем үтеп керүен, яңа мөмкинлекләр ачылуын әйтте.
«Күреп торабыз, кайчан гына цифрлаштыру чоры башланган иде, хәзер елдан-ел ясалма фәһем дә үсеш чорын кичерә. Ул икътисад һәм сәнәгать тармакларына да йогынты ясамыйча калмый. 100 ел элек халык электрофикация дәверендә ничек яшәгән, без дә шулай. Ясалма фәһем дә шул 1-2 ел элек яшәеш-көнкүрешебезгә үтеп керде дә, тиз генә тармакларны колачлап алды», – дип ассызыклады ул.
Гомумән алганда, чарага 400дән артык эшмәкәр, белгеч һәм икътисад экспертлары җыелган иде. Бүген эшлекле форум делегатлары Түбән Кама ягы белән таныша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз