news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында катнашучылар Менделеевск районына килде

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында катнашучылар Менделеевск районына килде
"Татар информ", Зөлфия Шәвәлиева

2024 елның 16-18 ноябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге 400гә якын татар эшмәкәре катнашында XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумын оештыра. Форумда Россия Федерациясенең 60 регионыннан һәм 13 чит илдән вәкилләр катнаша.

Бүген, форумның икенче көнендә, формуда катнашучылар Менделеевск районына килде. Бүген монда муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган. Сәнәгать объектларын карау һәм өйрәнү бизнес алып бару үзенчәлекләре белән танышу максатыннан үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot