Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында 60 төбәк, 14 чит илдән 400 эшмәкәр катнаша
Бүген, 13 ноябрь, Бөтендөнья татар конгрессында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының матбугат конференциясе булды, дип хәбәр итә конгрессның матбугат хезмәте.
«XVII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы бу елны 3 көнлек программа нигезендә оештырыла. Без илебезнең 60 төбәгеннән һәм 14 чит илдән барлыгы 400 эшмәкәр катнашуын көтәбез. Җыенның төп максаты – Казанда дөньяның төрле почмакларында яшәүче татар эшмәкәрләрен бер мәйданга туплау», – дип билгеләп узды Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.
Форум кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы уза. Менделеевск муниципаль районының сәнәгать объектлары һәм предприятиеләренә бару планлаштырылган.
«Бу шәһәргә ел саен бик зур күләмдә яшәү шартларын яхшырту өчен өчен финанслар кертелә. Ул үз вакытында экологик яктан, яшәү шартлары буенча авыр хәлдәге шәһәр иде. Бүген анда кардиналь үзгәрешләр бар», – дип ассызыклады Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов.
«Безнең Менделеевск шәһәренә баруыбыз юкка гына түгел. Монда Россиядән, чит илләрдән киләчәкләр, кемдер инвестияцияләр кертергә теләр, бәлки», – дип өстәде Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз