Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Рәис җитәкчелегендә «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы пленар утырышы башланды
Казанда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы башланды.
Пленар утырышны ТР Премьер-министр урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып бара. Ул форум катнашучыларын сәламләп, татар эшмәкәрләрен Казанга җыеп, таныштыруны төп максат булуын билгеләп үтте.
«Эшлекле хезмәттәшләр форумы елдан-ел камилләшә бара. Аның форматы, эчтәлеге, ысуллары бүгенге көн таләпләренә туры килә. Төп максатыбыз – татар эшмәкәрләрен Казанда җыеп, бер-берсе белән таныштыру, югары үрләргә ирештерү. Икенчедән, сез барыгыз да татар оешмалары булган өлкәләрдә, илләрдә яшисез. Әгәр дә аларның эшләренә ярдәм итәсез икән, без рәхмәтле булабыз. Өченчесе – үзегезнең эшне Татарстанга күчерәбез һәм анда бергә булабыз дисәгез, без һәрвакыт ачык һәм сезне Татарстанда көтеп торабыз», – диде Васил Шәйхразиев.
Пленар утырыш катнашучыларын ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы Союзы рәисе Шамил Агеев та сәламләде. «Илебез бик зур, татарлар да күп. Бергәләп эшләсәк, әйбәтрәк тә булыр», – диде ул.
Форумга Үзбәкстан, Кыргызстан, Кырым, Омск, Курган, Самара, Әстерхан, Алтай, Төмән һәм башка шәһәр, төбәкләрдән эшмәкәрләр җыелган. Алтай республикасы башлыгының беренче урынбасары Виталий Махалов Татарстанга һәм Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.
«Шәп ике көн, шәп аралашулар. Сезнең дистә еллар дәвамында субъектларның икътисад, сәнәгать өлкәсен үстерүегез күренә. Өйрәнергә җирлек бар. Татарстан белән Алтай республикалары арасындагы мөнәсәбәт яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Сезгә зур рәхмәт», – диде Виталий Махалов.
- «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы Казанда 26-28 ноябрь көннәрендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз