news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның Электрон мактау тактасында 3,6 меңнән артык педагогның исеме теркәлгән

«ТРның Электрон мактау тактасы» платформасында 3,6 меңнән артык педагогик хезмәткәрнең исеме теркәлгән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда педагогларның республика август киңәшмәсенең пленар утырышында хәбәр итте.

«Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Безнең Электрон мактау тактасы эшли башлады. Анда инде 3640 укытучы, тәрбияче, җитештерү өлкәсендә укыту остасы исеме теркәлгән», – диде республика җитәкчесе.

Миңнеханов мәгариф системасын үстерүгә зур өлеш кертүче педагоглар белән горурлануын ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot