news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның электрон мактау тактасын ел саен яңартачаклар

Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасын ел саен яңартачаклар. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Ведомство башлыгы сүзләренчә, проектны эшләтеп җибәрү һәм кандидатларны тәкъдим итү һәр яз саен узачак. Инициатива профсоюз, хезмәт коллективы яки участок җитәкчелегеннән чыгарга мөмкин. Кандидатлар өчен төп шартлар булып кимендә өч ел хезмәт стажы һәм дисциплинар җәзалар булмау санала.

«Әлбәттә, электрон тактаның мәгънәсе – ел саен үз хезмәте белән мактаулы электрон тактада булу хокукына лаек булган кешеләрнең яңа исемнәрен күрү», - дип ассызыклады Зарипова.

Татарстанда Электрон мактау тактасы кичә генә эшли башлады. Платформада республиканың 4,8 мең предприятиесеннән 15 меңнән артык хезмәткәр тәкъдим ителгән. Лауреатлар исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot