Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның элеккеге прокуроры Удмуртиянең табигатьне саклау прокуроры итеп билгеләнде
Назим Псардия Удмуртия табигатьне саклау районара прокуроры вазифасына билгеләнде. Бу хакта күзәтчелек органының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Назим Николаевич 1988 елда Абхазиянең Гагра шәһәрендә туа. 2012 елның сентябреннән бирле прокуратура органнарында хезмәт итә.
РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсендә тикшерүче, Казан районара табигатьне саклау прокуроры ярдәмчесе, өлкән ярдәмчесе, урынбасары булып эшли.
2024 елның апреленнән Удмуртия прокуратурасы федераль законнар үтәлешен күзәтү идарәсенең гражданнарның хокуклары һәм ирекләре үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры вазифасын били.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз