news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның элеккеге матбугат министры Шамил Хамматов вафат булган

Татарстан Республикасының элеккеге мәгълүмат һәм матбугат министры Шамил Хамматов вафат булган. Аңа 77 яшь иде.

Шамил Шәмси улы Хамматов 1946 елның 27 августында Казанда туа, күп еллар «Советская Татария» газетасы редакциясендә эшли. 1986 елда КПССның Татарстан өлкә комитеты пропаганда һәм агитация бүлегенең матбугат, радио һәм телевидение секторы мөдире итеп билгеләнә, 1989 елда ТАССРның Нәшрият эшләре, полиграфия һәм китап сату дәүләт комитеты рәисе була. 1991-1992 елларда Хамматов Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министры, 1993-2011 елларда Татарстанның массакүләм мәгълүмат чараларында җитәкче вазифасында эшли.

Шамил Хамматов - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны.

2021 елның 27 августында, 75 яшьлек юбилее көнне Шамил Хамматов «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» медале белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100