news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның элекке мәгариф министры Фарис Харисов: Хәзер алга таба бару юк, кызганыч

«Бүгенге шартларда татар мәгарифен үстерүнең яңа юлларын табарга кирәк. Эшләргә була, тырышырга кирәк», - диде ул.

Татарстанның элекке мәгариф министры Фарис Харисов: Хәзер алга таба бару юк, кызганыч
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты матбугат хезмәте

1997 – 2004 елларда Татарстанның мәгариф һәм фән министры булып эшләгән Фарис Харисов фикеренчә, бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә алга китеш күренми.

«Хәзерге вакытта алга таба бару юк, кызганыч. Мин эшләгән елларда татар мәгарифен үстерү буенча 20 ел эчендә искиткеч үзгәреш булган иде. Ләкин бүгенге шартларда аны үстерүнең яңа юлларын табарга кирәк. Эшләргә була, тырышырга кирәк. Законнар нигезендә эшләргә мөмкинлек бар. Ләкин һәр кеше эшләргә тиеш: укытучы, директор, мәгариф министры, җәмәгатьчелек, язучылар, журналистлар», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, татар мәгарифенең үсеш чоры 1989 елларда башланган. «Сүз дә юк, проблемалар күп иде. Ата-аналар татар класслары, татар гимназияләрен ачуны теләмәде. 1990 еллардан мәгариф системасында эшләгән татар галимнәре, актив җәмәгатьчелек белән, җитәкчеләргә үз теләкләребезне җиткереп, бердәм булып эшләгәч, татар гимназияләрен ача алдык», - диде ул.

Фарис Харисов 5нче татар гимназиясен ачып җибәрүен искә алды. «Бинасы юк иде. Әмма ул вакытта авырлыкларны җиңеп чыга алдык. Фәкать теләк, җәмәгатьчелекнең күп булуы, фидакяр булып, милләтне үстерү өчен хезмәт ярдәм итте. Ул вакытта кадрлар мәсьәләсе дә бар иде. Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт педагогика институтында татар телен укытучылары әзерләнә иде. Мәсәлән, без укыганда ел саен дүрт төркем чыга иде», - ди ул.

«Гомумән, методика, китаплар бастыру һәрдаим артып барды. Шул заман өчен без аны тәэмин итә алдык. Татар гимназияләренең дә эшчәнлеге алга китте. Шуңа кызыксыну артты. Балаларга тәрбия, белем бирү әйбәт булгач, халык балаларын татар гимназиясенә укырга бирә иде», - диде Татарстанның элекке мәгариф һәм фән министры.

Фарис Харисов шул ук вакытта Россия мәгариф министрлыгы ягыннан бернинди каршылык булмавын әйтте. «Без законнар нигезендә эшләдек, алар уку планы нигезендә бар иде. Бердәм булганда эшләп чыга алдык», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100