Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Татарстанның ел укытучысы-2023»: Путин – илебезнең җитди лидеры
Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елгы Президент сайлавында катнашу нияте – көтелгән карар, чөнки ул бер шиксез илебезнең җитди лидеры һәм иң ачык кандидаты. Бу хакта «Татар-информ»га Иннополис лицеенда математика укытучысы, Татарстанның 2023 елда иң яхшы укытучысы исеменә лаек булган һәм «Россиянең ел укытучысы-2023» бәйгесендә призер булган Арман Костанян әйтте.
«Владимир Путинның кандидатурасын яңа срокка чыгаруда бернинди шик була да алмый иде. Бу көтелгән карар, чөнки Владимир Владимирович – лидер, илебезнең җитди лидеры, бу постка дәгъва итәрлек башка көчле кандидатураларны шәхсән мин белмим дә», – ди спикер.
Костанян Президент һәм Хөкүмәт мәгариф өлкәсендә нәтиҗәле эш алып баруын, укытучы һөнәренең абруен күтәрүен билгеләп узды һәм шушы юнәлештә эш дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде.
«Без моның бик тиз ирешерлек нәтиҗә булмавын аңлыйбыз. Мәгарифнең без күрергә теләгән идеаль системасын булдыру һәм укытучы дәрәҗәсен арттыру буенча эш актив бара, без омтылган нәтиҗәне, бәлки, 5-6 елдан күрербез. Укытучыларга ярдәм күрсәтелә. Моны «Сириус» белем бирү үзәге уздыра торган төрле курслар – укытучыларның квалификациясен күтәрү, квалификациясен үзгәртү, педагогик осталык курсларыннан да күреп була. Барлык курслар да бушлай. Бу безнең Россия мәгариф системасының көчле ягы», – диде педагог.
- 2024 елгы сайлауга үз кандидатурасын чыгару турында Владимир Путин бүген Ватан Геройлары көненә багышланган тантанада әйтте. Тавыш бирү өч көн – 15 нче марттан 17 нче мартка кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз