Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның ел укучысы-2026 билгеле
Татарстанның ел укучысы-2026 исеме билгеле булды. Ул - Казанның Яңа Савин районында 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Азамат Шәрәфиев.
Ел укучысы исемен республика һәм бөтенроссия олимпиадалары призерлары һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин игълан итте.
Азамат Шәрәфиев химия буенча бөтенросия һәм халыкара дәрәҗәләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтеп килә.
Быел халыкара Менделеев олимпиадасында көмеш медаль алган.
«Бу урынга лаеклы кандидатлар күп иде, мине сайлаганнарына рәхмәт», – диде Азамат җавап чыгышында. Ул мәктәп директоры, укытучыларына, әти-әнисенә, үзе шөгыльләнә торган мәктәп түгәрәге мөгаллимнәренә рәхмәтен җиткерде. Шулай ук, олимпиадаларда катнашкан барлык укучылар югары үрләр яулаячагына ышанычын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз