news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның “Ел табибы-2022” исеменә лаек булган табиб билгеле

"Ак чәчәкләр-Ел табибы-2022" бәйгесенең “Ел табибы” номинациясендә йөрәк-кан тамыры хирургы Роин Джорджикия җиңү яулады.

«Ел табибы» исемен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин игълан итте. «Табиблар эшен күреп, халкыбыз, республика җитәкчелеге исеменнән ничек кенә рәхмәт сүзләрен җиткерергә! Бик дулкынланам. Табиб – гаҗәп һөнәр, бу һөнәр түгел, табигатьтән бирелгән сәләт, күңел халәте. Иң авыры – кешеләр белән эшләү, ә сез бит әле авыру кешеләр белән эш итәсез. Сәламәтлек саклау тармагында эшләүчеләр чыннан да бик сабыр, кыю, тәвәккәл», – дип мөоәҗәгать итте парламент рәисе.

Роин Джорджикия – Татарстан һәм Россиянең атказанган табибы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече – йөрәк-тамыр хирургы. "Кеше йөрәге белән эш итү – аның көндәлек эше. Көн саен туктаган йөрәкләрне яңадан эшләтеп җибәрә", - дип сөйләделәр табиб турында видеороликта.

Студент елларында ук хирургия белән кызыксынган, күп кенә операцияләрдә катнашкан, фәнни-тикшеренү эше белән шөгыльләнгән. Татарстанда беренчеләрдән булып, йөрәк клапаннарын протезлау, ритм бозылганда ясала торган операцияләрнең нечкәлекләрен өйрәнгән. Ул йөрәк зәгыйфьлеген дәвалау остасы да булып тора.

2010 елдан башлап республикада беренче тапкыр Джорджикия җитәкчелегендә йөрәк күчереп утырту операцияләре ясала башлаган. Бүген аның донор йөрәкләре алган пациентлары сау-сәламәт.

Роин Джорджикия – 350 дән артык басма хезмәт авторы, 6 эшләнмәсе, 8 рационализатор тәкъдиме бар. Аның җитәкчелегендә 9 кандидат эше якланган. Роин Джорджикияның хатыны – офтальмолог, ә кызы әтисе эзләреннән кардиолог булган.

"Ел табибы” номинациясендә, шулай ук, Казанның 16 нчы хастаханәсендә гематология бүлеге мөдире Марина Савинова, Әлмәт шәһәре югары категорияле табиб-педиатры Тамара Черемисина катнашкан.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100