news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның экспортчылары товарларны транспортлау чыгымнарын дәүләт хисабына киметә ала

Үз товарларын чит илләргә сатучы Татарстан эшмәкәрләренә дәүләттән яңа төр ярдәм күрсәтелә. Алар товарларны Россия территориясе буенча транспортлауга тоткан чыгымнарының 80 процентка кадәрен кире кайтара ала. Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан тормышка ашырыла.

ТР Икътисад министрлыгы хәбәренчә, Экспортка ярдәм итү үзәге экспортчыларның продукцияне Россия чикләренә кадәр транспортлауга киткән чыгымнарын финанслашырга булыша. Финанслашуның суммасы – бер предприятие өчен 500 мең сумга кадәр тәшкил итә.

«Экспортчылар логистикага күп чыгымнар тота. «Кече һәм урта эшмәкәрлек» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары безгә эшмәкәрләр тоткан чыгымнарның 80 процентка кадәр өлешен капларга һәм транспорт чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә. Ә бу үз чиратында продуктның ахыргы бәясенә һәм аның көндәшлекне күтәрү сыйфатына да йогынты ясый», – дип белдерде ТР икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова.

Министрлык мәгълүматлары буенча, финанс ярдәме транспортлауны оештыру, төяү һәм бушату, бер транспорттан икенчесенә төяү, сортларга аеру, берләштерү, бүлү, маркировкалау, паллетларга урнаштыру, товарларны яңадан каплау һәм төрү кебек эшләрне үз эченә ала.

Дәүләт ярдәме Татарстанның Кече һәм урта эшмәкәрләр реестрына кергән кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә тәкъдим ителә. Төп таләп – продукцияне чит илдәге сатып алучыга транспортлау бурычы куелган экспорт килешүе төзелгән булырга тиеш.

Әлеге хезмәтне алу өчен МСП.РФ порталында гариза бирергә кирәк («Сервислар» битенә күчәргә, «Төбәк ярдәм чаралары» бүлеген табарга, «Татарстан Республикасы» фильтрын сайларга, аннары хезмәтләр исемлегеннән «Продукцияне транспортлауны финанслашу» хезмәтен сайларга).

Экспортчыларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча Экспортка ярдәм итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Тел.: +7 (843) 222-90-60 (өстәмә 272 яки 279) яки +7 987 270-06-91.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100